18 март 2018 яңалыклары
-
Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала
Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетененьны халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында 49, Үзәк районында 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы...
-
Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
Фото: Валерия Белова Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең...
-
Рөстәм Миңнеханов хатыны белән Россия Президентын сайлауда катнашты
Фото: twitter.com/edkhayrullin, Арсений Маврин Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында - Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп...
-
Сәгать 10 га сайлауда иң актив һәм иң сүлпән катнашучы муниципаль берәмлекләр билгеле
Иң югары күрсәткеч - Апас районында, иң түбәне Казанның Совет районы буенча булды. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67...
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт...
-
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
Фото: Егор Никитин Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты. Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып...
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Фото: архив/Рамиль Гали Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш...
-
#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде. «Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда...
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
Фото: Салават Камалетдинов "Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый...